Предыдущая публикация
Бүген тагын да бергә артты;
Фанилыкка нокта куючыны,
Үзенә дип бакыйлык тартты.
Сулар сулыш киселгәндер инде,
Ашар ризыклар да беткәндер;
Җирнең өсләрендә яшәү өчен,
Билгеләнгән вакыт Күктәндер.
Кемдер яшьләй китә, кем картайгач,
Кем йөзгәчә елларын тезә;
Киткәннәрнең һәрберсе дә аның,
Калганнарның үзәген өзә.
Зират коймалары буялган ла,
Чардуганнар бизәкле, тимер;
Туган, үлгән дата арасына,
Сыя да бетә үткән гомер.
Бүген тагын нәкъ бергә бит артты,
Зираттагы калкулык саны;
Чират-нәүбәт җиткән тагын берәү,
Ташлап китте фани дөньяны.
Маулит Шакиров
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2