Еллар Гасыр куенына атыла...
Юкса, аяк җиргә тияр-тимәс.
Күңел әле дә күкләр катында.
Көзге күренмәсә, үз-үземә
Һаман яшьтер кебек тоелам...
Тик... ал күзлек чәлперәмә килгән,
Самимилек кенә җуелган.
Үткәннәрне юксынулар арткан...
Хәтер сыкравыннан ни чара?!
Юкса, дөнья буйлап көлеп барам.
Йөрәк кенә туза, бичара!..
Җанны уйлар тирәнерәк уя.
Һәм... йокысыз төннәр күбәя.
Аһ, аяныч! Һәр яшәлгән мизгел
Яшьлек хакы белән түләнә.
Кайчак тынга сулар һава җитми.
Кысалары кыса дөньяның.
Мин дошманы җирдә булдыксызның.
Җанатары Кеше булганның!
Талдай дуска таянырлык түгел.
Имәннәргә калам сыенып.
Тормыш поездында бергә барган
Күп юлдашлар кала коелып.
Димәк, шулай кирәк...
Җирдә һәрбер җиңү
Мең өлеш җай килү. Бер - хисап.
Үз-үземне җиңгән чаклар күптер!
Һәм җиңелгән чаклар бихисап...
Ярсып алган, тынып калган чаклар...
Яши-яши шуңа шаккатам:
Гомер үткән саен бу гомерне
Элеккедән ныграк яратам!..
Һәм яратып туймам!
Шулай янып
Яшәр идем кире тусам да!..
Зая түгел гомер
"Җирдә ярый Син бар!"- дигән
Тик бер генә кеше булса да!
Эльмира Җәлилова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев