Предыдущая публикация
Күңелләрем калыр бушанып.
Сау сәламәт, исән имин булып,
Кайтуыңны көтәм ышанып.
Кайларда син, ничек синең хәлең,
Синең хакта бөтен уйларым.
Әллә сагыш, әллә сагыну хисе
Яннарымда кебек тоямын.
Тамагыңа кайнар аш керәме,
Урыннарың бармы йокларга?
Юешләнгән, дымлы киемнәрең
Киптерәсең куеп кайларга?
Салкын җилдән саклар, җылы киен,
Җылы кием сөяк сындырмый.
Утлар йотам, авырып китә күрмә
Аякларың сакла туңдырмый...
Уйларымның чиге булмас ахры,
Йоклый алмыйм,мең кат уянам.
Өмет,ышанычны югалтмыйча
Догаларым укып юанам.
Еракларга,күз күрмәгән якка,
Үзем барыр идем яныңа...
Тагы бер төн бер йокысыз узды
Атып килә инде таңы да...
Ризида Зиннатуллина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2