Предыдущая публикация
Үзең көткән кебек көтәргә.
Төн йокламый уйланасы килә,
Таң атканын күреп иртәдә.
Елмаерга өйрәт әле мине,
Елый-елый инде арыдым.
Көләселәр килә шаркылдатып,
Җүләр чакларымны сагындым.
Ышанырга өйрәт әле мине,
Сүнеп бара кебек өметем.
Тик шулай да күңелем турендә,
Калган әле ул бер чеметем.
Яратырга өйрәт әле мине,
Кыйпылчык йөрәктә күптәннән.
Ялганырдыр кебек өлешләре,
Йөрәк аша сөю үткәрсәң.
Бәхетле булырга өйрәт әле,
Бәлкем инде башка моңаймам.
Үзгәртер дөньямны минем диеп,
Сорап алдым сине Ходайдан.
Үкенмәскә өйрәт әле мине,
Өйрәт әле җирдә яшәргә.
Язмышыма язган юлны телим,
Артка борылмыйча үтәргә.
Эльвира Әхмәтова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1