Предыдущая публикация
Нигә ашкына?
Эх, туктатып булса иде,
Аны аз гына.
Бәхетле матур көннәрне,
Бераз сузарга.
Сагышланган мизгелләрне,
Йөгереп узарга.
Абынасы юл чатларын,
Алдан күрергә.
Иртәгә ниләр буласын,
Бүген белергә.
Югалтасын алдан сизеп,
Саклап калырга.
Борчуны күңелгә алмый,
Суга салырга.
Гомер агышы елгадай,
Туктатып булмас.
Язмышларны алдан белгәч,
Кызыгы калмас.
Үз көенә тәгәрәсен,
Гомер йомгагы.
Ашыкмыйча һәрбер көнен,
Сүтик без аның.
Эльвира Әхмәтова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1