Предыдущая публикация
Аксыл томан изрәп йоклады.
Таң беленеп, кояш күккә иңгәч,
Сүзсез генә күздән югалды.
Кояш, гадәтенчә, шат елмаеп,
Мөнбәреннән сипте нурларын.
Иркәләде җылы кулы белән
Әкияти басу- кырларын.
Якты нурларыннан җир өстендә
Гүя сихри утлар кабынды.
Кар чәчәкләр энҗе бөртегедәй,
Серле төсләр белән балкыды.
Толым саен көмеш тәңкә асып,
Тезелгәннәр зифа каеннар.
Кәүсәләрен бизи асылташлар,
Әйтерсең лә затлы ханымнар!
Җил кыймады яннарына килеп,
Сылуларны кочып узарга.
Базмады ул тылсым белән тулы
Табигатьнең йөзен бозарга.
Соклансыннар әйдә, күрүчеләр!
Тоючылар хискә уралсын!
Аклык, сафлык белән тулсын җаннар,
Сорылыкка урын калмасын!
Зинфира КӘРИМОВА
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2