Предыдущая публикация
Нинди була хәсрәт?
Хәсрәт йөге авыр... Бәхет - җиңел, рәхәт!
Бәхет бит ул - тамчы, иртән кояш күргән,
Сагыш дәрья сыман, үзе күлдәй тирән...
Бәхет иңнәреңә очар канат куя,
Хәсрәт килсә кеше шул канатны җуя.
Бәхет мизгел генә - тоеп калу җитә,
Хәсрәт кеше җанын бик бәхетсез итә...
Бәхет чишмә кебек, сагыш исә - диңгез,
Вакыт үлчәвендә икесе дә тигез.
Хәтер булып кала икесе дә җанда,
Өмет белән карыйк һәр туасы таңга!
Бәхетлесе булыр, кайгы - сагышлысы,
Авыр көннәреңне җиңелләре җиңәр.
Һәрбер үткән көнне кеше тормышының
Кабатланмас, үзгә кыйпылчыгы, диләр...
Гөлара Шәрипова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2