Түзем савытлары көмешме?
Сабырларга тормыш бәхет бирә,
Сабырсызлык минем өлешме?
“Өлешемә тигән көмешем”, – дип,
Хаксызлыкка сабыр итмәдем...
“Әйләнечтән юл яхшырак”, – диләр,
Ә мин әйләнечтән китмәдем...
Ялагайлык миңа чит-ят булды,
Тәлинкәләр тотып бакмыймын..
Җайлы тормыш эзләп талпынмыймын..
Үзем салган юлдан атлыймын...
“Дөнья малы – дуңгыз каны”, – диләр,
Хәрам малга кулым сузмадым...
Ходай биргәненә шөкер итеп,
Тыелганнан ары узмыймын.......
Рәхәт тормыш вәгъдә итсәләр дә,
Җиңел юллар эзләп китмимен...
Язмыш миңа ни йөкләгән булса,
Барысын да төгәл үтимен...
“Туры барсаң, баш бәрелә”, – диләр,
Бәрелгән күп булды, түздем мин...
Җилләр-давылларга бирешмичэ....
Гомер юлым горур узам мин....
Гөлфия Галимова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2