Предыдущая публикация
Авыртмаган жирләр авырта...
Әллә белеп, әллә ялгыш кына
Үпкәлибез никтер язмышка...
Югалтканны таба алмасак шулай,
Тапкан жанга рәхәт бирмәсә...
Акча бетсә бик тә кирәк чакта...
Көткән бәхет hаман килмәсә...
Үпкәлибез hәрчак язмышка без...
Язмыш безне бер дә аңламый...
Сугып ега һич көтмәгән чакта
Кул да бирми... Баш та сыйпамый...
Үпкәләргә, белмим, кирәк микән?
Безнең язмыш күптән язылган.
Мәгънә булыр микән җикеренеп
Язмышыңнан үчне алудан?..
Ни язылган... шулай булыр инде...
Аллаh насыйп итсен сабырлык.
Тайпылмыйча туры юлыбыздан
Үпкәләрсез атлап барырлык...
Гөлфия Шиhапова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2