Предыдущая публикация
Ачылыгын кайгы тәменең.
Гадәт кенә икәнлеген аңлый
Кеше булып йөргән тәненең.
Кайгы бит ул бугазда бау кебек,
Диңгез чаклы яшьләр кайныйлар,
Хатирәләр йөрәкне дөмбәсләп,
Кыйныйлар да, һаман кыйныйлар.
Кайгы бит ул - якыныңны эзләп
Ишек алларына чыгасың.
Һаман кайтмаган дип, уйларыңа –
Сагыш диңгезенә чумасың.
Кем татыган, фәкать шулар белә
Кайгы йөге авыр икәнен.
Иртәгәне уйлау кирәк... Әмма
Тарткалый да тора үткәнең.
Венер ФӘТТАХ
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3