"- димәгез лә миңа.
Елыйм әле, күңелем басылсын.
Мөлдерәмә тулган күңел касәм,
Кырыйлардан чыгып ташысын.
"Сабыр бул,"- дип әйтү җиңел генә,
Сабыр итүләре бик авыр.
Авыртудан иңрәп күтәрергә телим,
Әйтерсең лә иңдә Каф тавы.
Язмышларның көчле, ачы җиле
Бер суларга сала, бер - утка.
Бар көчемне җыеп ярга таба йөзәм,
Бирешмичә тау-тау дулкынга.
Күңелемнең бер читендә генә
Сүнми яна өмет учагы.
"Нихәл"- дигәннәргә - Әйбәт-димен,
Беркем белми җанда ни барын.
Таң атканда сорыйм Ходаемнан:
"Догаларым ишет, кабул кыл!"
Үз-үземә әйтәм:"Зинһар сына күрмә,
Сабыр бул- дим һаман-сабыр бул!" //Фирая Ишмурзина
"Еламачы, зинһар!"- димәгез лә миңа.
Елыйм әле, күңелем басылсын.
Мөлдерәмә тулган күңел касәм,
Кырыйлардан чыгып ташысын.
"Сабыр бул,"- дип әйтү җиңел генә,
Сабыр итүләре бик авыр.
Авыртудан иңрәп күтәрергә телим,
Әйтерсең лә иңдә Каф тавы.
Язмышларның көчле, ачы җиле
Бер суларга сала, бер - утка.
Бар көчемне җыеп ярга таба йөзәм,
Бирешмичә тау-тау дулкынга.
Күңелемнең бер читендә генә
Сүнми яна өмет учагы.
"Нихәл"- дигәннәргә - Әйбәт-димен,
Беркем белми җанда ни барын.
Таң атканда сорыйм Ходаемнан:
"Догаларым ишет, кабул кыл!"
Үз-үземә әйтәм:"Зинһар сына күрмә,
Сабыр бул- дим һаман-сабыр бул!"
Фирая Ишмурзина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев