Предыдущая публикация
Туктамаслар, тукта, дисәң дә.
Горур җаным, башын имәс,
Хәттә аны кисәм дисәң дә.
-Менә хәзер таптыйм сине – диеп,
-Газапларга инде мин салам.
Тик тырышлык җилгә оча,
Син түбәндә, ә биектә мин калам.
Ихлас күңел, ачык чырай,
Яннарымда тора дусларым.
Көнчеллеккә чыдый алмый,
Җаен көтә түбән ул җаның.
Ачуланмыйм, тик кызганам,
Бары үчлек өчен яшәвең.
Караңгылык баскан йөзең,
Бар дөньясын хәттә көнләвең.
Булганыннан артык кирәк түгел,
Син Раббыңа шөкер – диген дә.
Бер нәрсә дә алып китеп булмас,
Миннән калыр, калыр синнән дә.
Зиннур Тимергалиев
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев