Предыдущая публикация
Вакыт узган саен еш кына.
Кадерләрен белеп яшәдемме?
Әллә яшәдемме ашкынып?
Бүген узса, иртәгә үзгәрер...
Бик еш шулай уйлап көттем мин.
Гомер тәгәрмәчем барсын диеп,
Ашыга-ашыга шулай эттем мин.
Кирәк булган туктап азга гына
Як-ягыма азрак карыйсы.
Яннарымда кемнәр икән диеп,
Туктап тирән итеп уйлыйсы...
Бүген узсын әле... күзем күрер...
Иртәгә бит яңа көн, дидем.
Еллар агымына иярдем дә,
Булмас ахры, диеп баш идем...
Каршы барыр көчләр бетеп, туктап,
Уйланырга вакыт җиткәндер.
Узганнарын кайтарыплар булмас...
Матур тормыш көтеп үткәндер...
... Гомер тәгәрмәчен этеп-төртеп
Яшьлек узган... ә ул көткәндер!?
Ләйлә Фәрит
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3