Предыдущая публикация
Көн дә сорыйм синнән:
Гомерләрне сакла, И Раббым!
Канлы яшькә күммә тормышларны -
Кодрәтеңне бирче И Раббым!
Сакла безне бала кайгысыннан,
Сакла безне язмыш ачысыннан!
Сакла безне кабер газабыннан-
Ташлама син, Раббым, савабыңнан!
Ятимләтмә сабый балаларны,
Алып китмә газиз Аналарны!
Барча жан иясе сиңа ышана:
Кайгыларга салма дөньяларны!
Син иң бөек! Син иң изгесе!
Син иң көчле! Газиз бер Аллаһ!
Ялварабыз шөкерана кылып:
"ЛӘ ИЛЛӘҺӘ ИЛЛАЛЛАҺ!"
Ирек Габдрахманов
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1