Предыдущая публикация
Ният иде
Икендегә дип керешергә.
Фәрештәләр әзер, Аллаһ белән
Минем арада йөрешергә.
Укып алам “Фатиха” һәм “Гаср”,
Олылып һәм мактап Раббымны.
Үз үземә дәшәм: “Күпме яшәп,
Моннан ары ләззәт таптыңмы!?”
Сәҗдә кылам җаным-тәнем белән -
Аллаһымның рәхмәтен тоям.
Бакыйлык бит – мәңгелектәге йорт,
Җир тормышы – вакытлы оям.
“Раббанә”не укып дога кылам,
Сыглып чыга күздән яшь-бөртек.
Намаз укуларның җылылыгы
Ала җандагы бозны эртеп...
Нигеземнән чыккан әрвахларның
Искә алып китәм барсын да.
Ихлас итеп, чын күңелдн укыйм.
Догам рухларына барсынга.
Җирдә яшәү – бары мизгел генә...
Мәңгелеккә бар бит барасы.
Ике бармак арасыдай якын
Бакыйлык һәм фани арасы...
Мәүлит ШАКИРОВ
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2