Предыдущая публикация
Бəхет хуҗа өйнеӊ түренə.
Тик тормышта һəрбер мизгел-төен
Yкенүлəр белəн үрелə...
Аяз көнне кинəт яшен суга
Йөрəклəрне ярып-сызлатып.
Кайгы җиле иӊгə сарылганда,
Yкенүлəр бара озатып...
Җылы сүзлəр əйтелмичə калган...
Битарафлык кайчак кылынган.
Бəхет-шатлык белəн үкенүлəр
Бергə атлый тормыш юлыннан...
Әнилəрнеӊ күӊелен аӊладыкмы?
Кочтыкмы икəн сөеп, юатып?
Күӊел кылы нечкə булгангамы,
Yкенүлəр бара озатып.
Ярдəм көтеп кулын сузучыны
Yткəнбездер кайчак уратып...
Йомшак күӊеллəрне, саксыз кагылып,
Киткəнбездер бəлки елатып?
Гомер буе җанны өтə-өтə,
Yкенүлəр бара озатып,
Yкенүлəр бара озатып…
Гөлсəрия Хөсəенова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев