Предыдущая публикация
Мәхәббәттән куркып качкан...
Көлде күктән ялгыз Аем:
«Әй, тилекәй, серен ачкан...»
Тиңнәрсез тилмерде йөрәк,
Yз-ишсез өзелде үзәк.
Әллә дөнья күлмәгендә
Булдым инде сәер бизәк!
Мәхәббәт ул җан юлдашы:
Бер яшьлектә, бер картлыкта...
Елларны да, юлларны да
Санамый ул ераклыкка.
Гакыл белән хис көрәше
Бу дөньяда мәңге бакый...
Гакыл исә, исенә төшкәч,
Сөю тәрәзәсен шакый.
Боз тауларын эретерлек
Кайнар иде юкса хисем.
Бер җавап юк! Калмады һич
Кыл да кыймылдатыр көчем.
Мәхәббәт ул серле талант,
Гыйшык-мыйшык кына түгел.
Кыйшык-мыйшык йөрүләрдән
Җәберләнә генә күңел.
Кемнәр генә бетерер түләп
Чын Мәхәббәт, Сөю хакын?!
...Мәхәббәт хакында тагын
Нәрсә язсын ялгыз хатын?..
Лена ШАГЫЙРЬҖАН
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1