Предыдущая публикация
Яратырга соңга калмагыз.
Бу гомерләр күз-каш арасыдай
Бигрәк кыска - шуны аңлагыз!
Тартынмагыз, һәрчак: "Яратам!" дип
Якын кешеләргә дәшәргә.
Бер-беребезне саклап-яклап кына
Язсын иде, дуслар, яшәргә!
Авыр сузләр әйтеп гаепләргә
Ашыкмагыз әле читләрне.
Бүген белән әйдә, яшик әле,
Тикшермичә генә үткәнне...
Яхшылыклар кылып яшик җирдә,
Вакыт табыйк хәлләр белергә.
Утка-суга иңне иңгә куеп
Тырышыйк без бергә керергә!
Елар чакта - елап бушаныйк без,
Көләр чакта - бергә шатланыйк.
Вакытында гафу итә белик,
Йөрәкләрдә ачу сакламыйк!
Якты хисләр генә урын алсын
Кылганнардан бары хәтердә.
Язмасын ла, үкенечләр аша
"Соңга калдым..." диеп әйтергә...
Гөлчәчәк Садретдинова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5