Предыдущая публикация
Инде яшәрмәбез,
Картаюга таба барасы.
Җайга гына алган тәгәрәсен
Без җигелгән тормыш арбасы.
Йөрәк кенә гел яшь кала икән...
Кайчагында сыкрап алгалый.
Ак чәчләрем, маңгай сыры гына
Дөреслекне сөйли, алдамый!
Ходаема барыбер рәхмәтлемен -
Тормыш тәмен татып яшәлде.
Сөйгән ярым, балаларым өчен,
Карт түгелмен, hаман яшь әле!
Тәгәрәсен, әйдә, гомер юлы -
Үкенечле юллар үтмәдем.
Һәрбер көннең кадерләрен белеп
Гомер көзләремне көтәмен...
Гөлара Шәрипова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4