Предыдущая публикация
Диңгез кадәр сыйган сабырлык.
Могҗизадай серле бу халәткә
Исең китеп хәйран калырлык.
Шул сабырлык җирдә гомер бакый
Терәк булып тора күпләргә.
Сабырлыгын җуйганнарга исә
Кушылып елый кайчак күкләр дә...
Сабырлыкның парлы канатларын
Яшик әле тоеп иңнәрдә.
Һәммәбезгә күркәм сабырлыклар
Юлдаш булсын килер көннәрдә.
Гөлчәчәк Садретдинова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4