Предыдущая публикация
Бәлаләргә тарыганда,
Бер назлауга сусаганда,
Янда дус-иш булмаганда -
Юатырлык кеше кирәк.
Бәхет эчкә сыймаганда,
Хезмәт җимешен җыйнаганда,
Минем белән чын күңелдән
Шатланышыр кеше кирәк.
Ялгыштым, дип үкенмәслек,
Авыр диеп чигенмәслек,
Нинди генә хәлләрдә дә
Дошманына сер бирмәслек
Кеше кирәк! Кеше кирәк!
Фәнис Яруллин
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4