ЙӨРӘК МАЕМ...
Ризәлә бик авырлыклар белән генә авырга узды. Узганчы, күпме хастаханәләрдә ятарга туры килде аңа, бик күп анализлар, процедуралар үтте. Бик теләделәр шул алар бала. Азаты белән инде яшьләре дә 40 ка таба бара иде. Шулай дәвалана торгач, ниһаять, Ризәлә тест полоскада ике буй күрде. Күрде дә, шатлыгыннан елап җибәрде. Ниһаять, ниһаять диеп уйлады ул.
Иң беренче булып Азатына хәбәр итте. Азатның сөенүе тавышына ук чыкты. Аннары иптәш кызларын сөендерде. Әнкәсе генә юк иде, Ризәлә өчен сөенергә...онык күрә алмыйча, былтыр китеп барды. Йөрәге...белән. Әле яшисе дә яшисе иде бит үзенә.
Ризәлә иртәгесен поликлиникага китте, врачка күренде, срокларын санап яздылар, анализлар бирергә кәгазьләр алып кайтты. Азат белән төннәр буе, хыяллана-хыяллана исем эзли башладылар. Малай булса - Алмаз куябыз, ә кыз булса - Рузилә дигән фикергә килделәр. Алардан да бәхетле кешеләр юк иде бу минутларда.
Ризәлә авырлык белән генә күтәрде баласын. Әллә ничә тапкыр хастаханәдә ятарга туры килде. Җитмәсә әле УЗИ буенча, баланың йөрәгендә ниндидер кимчелек бар диеп әйтәләр, ансы өчен, көн-төн борчылды Ризәлә, елады да. Табиблар тынычландырсалар да...ана күңеле тынычлана алмады. Аның кайгыруы да бәрде балага, гел тынгысызга әйләнде соңгы вакытта. Карында булса да, Әнисенең кайгырганын сизә иде шул сабый.
Азатның да башына кайгы төште. Ни өчен? Көтеп алган бердәнбер уллары булачак, ләкин ни өчен йөрәк чире??? Бу сорауларга гел җавап эзләде Азат. Димәк, Аллаһ Тәгалә шундый сынау җибәргән безгә диеп уйлады ул.
Ризәлә малаен вакытыннан алданрак тапты. Үзенә табарга кушмадылар, кесарева ясап алдылар, баланы күкрәгенә дә куеп тормадылар, врачлар җыелып алып чыгып та киттеләр. Ризәлә операциядән соң бик озак тернәкләнде, әллә нишләп авыр булды аңа. Баланы күрсәтмәделәр һаман да. Күкрәкләре тулып ашкач, сава иде аларны Ризәлә. Бутылкага тутырып биреп карады, аннары врачлар аңлаттылар, алар балага икенче төрле смесь эчертәләр икән. Бала әлегә бокс шикелле җирдә. Шулай кирәк диеп аңлаттылар.
Менә, биш көннән Ризәләне хастаханәдән чыгардылар, улларын әле алып калдылар. Алар Азат белән ерактан гына карап килделәр аны. Ризәлә елады да елады, баласында төрле-төрле электродлар, трубкалар күргәч, гел куркып калды. Табиб шулай кирәк диеп аңлатты, берәр ай әле монда ятарга кирәклеген аңлатты. Сөтне китерергә рөхсәт сорагач, ул Ризәләгә каршы төшмәде. Һәр көнне Ризәлә сөтен савып, хастаханәгә алып барды, кереп, аз гына булса күреп чыга иде улын - Алмазын. Шул аз гына күрсә дә күңеле тынычлана иде.
Алмазның УЗИда әйткән йөрәк чире дөрес булып чыкты, порок сердца диделәр. Бала хәл алгач, азрак авырлыгын җыйгач, операция кирәк булачагын әйттеләр. Операцияне үзләрендә ясыйлар икән, бушка, врачлар бик көчле диделәр. Шулай итеп ике ай үтеп тә китте. Ике ай буе Алмаз больницада булды. Операция көне билгеләнде.
Ул көнне Ризәлә куркып көтте, төне буе йоклый алмый ятты, елап, күзләре шешенеп бетте. Иртән иртүк алар Азат белән больницага киттеләр. Күз алмаларын, бердәнберләрен иртән операциягә алып кереп киттеләр. Операция 7 сәгать барды, җиде сәгать буе Ризәлә елады да елады, шул вакытта, аның чәчләре агарып чыкты.
Ниһаять, табиб операция бүлмәсеннән чыкты. Азат белән Ризәлә йөгереп килделәр табиб янына.
- Ничек безнең улыбыз? Исәнме? - диеп сорый алды Ризәлә.
- Исән, кайгырмагыз, бик яхшы итеп ясадык операцияне, клапанын алыштырдык, ләкин сакларга кирәк булачак малаегызны, - диде табиб.
Ризәлә сөенечтән табибны кочаклап үбеп алды.
Ике атнадан Алмазны өйгә чыгардылар, аны каршы алуны зур бәйрәм итеп ясадылар Ризәлә белән Азат. Туган-тумача җыелды, өстәл әзерләнде, шау-гөр килделәр. Ниһаять уллары өйдә, Аллага мең шөкер рәхмәт кылдылар.
Берәр атна өйдә ял иткәннән соң, мулла чакыртып, Алмаз диеп исемен дә куштырдылар. Әле бит хастаханәдә ятып, исеме дә кушылмаган иде. Ризәләдән дә бәхетле кеше юк иде бу вакытта.
Алмаз, ясалган операциясенә дә карамастан, бик чая, шук малай булып үсте. Бәләкәйрәк вакытта, гел карап торырга кирәк иде үзен. Балалар уйный торган җирдә, урамда, бөтен җиргә менә, сикерә, әнисеннән качып йөгерергә ярата иде. Җиде ел сизелми дә үтеп китте, укырга керер вакыты җитте. Физик культура дәресләренә бармаска белешмә бирелсә дә, Алмаз йөрде. Башкалардан калышасы килмәде аның. Бәләкәйрәк вакытта йөрмәсә дә, үсә төшкәч, иптәшләреннән "авыру" кушаматын тактырасы килмәде. Укуы да бик яхшы булды, чибәрлеккә дә, сыйныфтагы малайлардан иң матуры ул иде. Кара чәчле, кара күзле, озын куе керфекле, озын гәүдәле, көчле мускуллы, әтисенә охшап тора, ә каралыгы белән әнисенә тарткан иде. Күп сыйныфташ кызлары гашыйк иделәр Алмазга. Әмма Алмаз гына, нишләптер, берсенә дә, игьтибар бирмәде.
Чыгарылыш кичәләре үтте, мәктәпне кызыл дипломга бетерде Алмаз. Сәламәтлеге буенча аны армия сафларына алмадылар. Әмма ул аңа бер дә борчылмады. Казанга барып, КГМУ укырга керде. Кем булырга дисезме? Кардиохирург булырга. Электән үк хыяллана иде, үсеп җиткәч, аны коткарган табиб кебек, кардиохирург булырга, теләге тормышка ашты!Экзаменнарны үзе тапшырды, ләкин акчасыз да булмады, шундый уку йорты өчен, әти-әнисе малларын да җәлләмәделәр, сатып, акча тупладылар. Машина йөртергә укып чыкты Алмаз. Ризәлә белән Азат, Алмазның туган көненә машина бүләк иттеләр. Бик сөенде Алмаз моңа, Казаннан ял көннәренә кайтып йөрергә дә уңайлы иде.
Университетта укыганда Алмаз, параллель төркемнән бер кыз белән танышып китте. Роза авыл кызы булып чыкты, Алмаз кебек кара озын чәчле, кара күзле, озын куе керфекле. Алар бер-берсен күрүгә үк гашыйк булдылар. Алмаз бөтен-җаны тәне белән яратты Розаны. Роза да, Алмаз өчен үлеп тора иде. Аларны "пар аккошлар" диеп йөртә башладылар университетта. Чөнки алар, гел бергә булдылар.
Алмаз авылга да бик сирәк кайта башлады, чөнки, ялларын да Роза белән үткәрәсе килә иде. Роза үз авылларына кайткан вакытта гына, Алмаз үз авылына кайтты. Улларының үлеп гашыйк булганын әти-әнисе белеп алдылар, утырып сөйләштеләр. Алмазның планнары зурдан иде, өйләнергә, ләкин укырга кирәк иде шул әле байтак кына икесенә дә.
Өч ел вакыт сизелми узып та китте. Алмаз, Розаларга кайтып йөри башлады, әти-әниләре бик яраттылар үзен, үз малайлары кебек. Чөнки аларның, Роза бердәнбер кызлары иде, Алмаз да әти-әнисенә бердәнбер кебек. Алмаз Розаны үз авылына алып кайта башлады, әти-әнисе белән таныштырды, Розаны да, аның әти-әнисе бик яраттылар, үз кызлары кебек.
Сессияләрне биреп, һәрберсе үз авылына кайтып китүләре бик авыр иде икесенә дә. Ләкин Алмаз монда да юл тапты, Розаларга барып йөри башлады. Ничек итеп инде ул, йөрәк маен - Розасын, күп вакытка күрми тора алсын ди.
Ул көнне дә, Алмаз Розаларга барырга чыкты. Кичтән шалтыратышып сүз куешканнар иде, берничә көн Алмаз аларда кунак булып китәр диеп, планнар корылды.
Ризәлә генә нишләптер иртәдән бирле бик борчулы булды. Төшендә әнкәсен күрде бүген, Алмазны сакла, - диеп әйтеп югалды әнисе төшендә. Ризәләнең Алмазны бер дә Розалар авылына җибәрәсе килмәде. Төшен Азатына сөйләде, Азат көлеп кенә карады, тынычлан, барысы да яхшы булыр, Алмаз ничә ел рульдә йөри бит инде диеп тынычландырды ул Ризәләсен. Чыннан да, Алмаз ничә елга бер юл кагыйдәсен бозмады, машинасын артык кумады, гел сак йөри иде юлларда.
Ризәлә, нишләптер соңгы тапкыр күрәм шикелле итеп озатты Алмазны. Озак кочаклап торды, улының тәмле хушбуй килгән күкрәкләрен иснәде, бер дә җибәрәсе килмәде. Ана күңеле сизә шул... ни дисәгез дә, ана белән бала тугыз ай буе кендек белән бәйләнеп яшиләр бит.
Олы юл трассасына чыкты Алмаз, Розага тиз генә шалтыратып алды, берәр сәгатьтән булам диеп сөендерде. Трубканы куярга да өлгермәде, әллә кай арада аның каршысына, аның полосасына зур джип килеп керде, Алмазның куркудан күзләре зур итеп ачылдылар да, аннары ...мәңгегә йомылдылар.
Бер сәгать үтеп тә килмәгәч, Роза Алмазга шалтырата башлады, телефон ычкындырылган. Ризәлә апасына шалтыратты, Алмазның телефоны ычкындырылган, сезгә шалтыратмадымы ул? - диде. Ризәләнең аяк астыннан җир убылды, ул тораташ катып калды, бары тик, юк, - диеп кенә әйтә алды.
Озак та үтмәде, Ризәләнең телефоны шалтырады, билгесез номер шалтырата иде. Ризәлә алырга куркып кына алды.
- Шиһапова Ризәлә сез буласызмы?
- Әйе.
- Шиһапов Алмаз сезнең улыгыз буламы?
- Әйе.
- Мин кайгыгызны уртаклашам, сезнең улыгыз юл һәлакәтендә вафат булды. Сезне, аны тану өчен, моргка чакырабыз, килә аласызмы?
- Әйе.
Шул сүзләрдән соң... Ризәлә ачы итеп кычкырып җибәрде, күзләреннән атылып - тәгәрәп яшьләре коелды. Тавышка ире Азат өйгә килеп керде, берни аңламый басып торган Ризәләсе янына килеп, аның хәлсез гәүдәсен егылудан тотып калды.
- Ризәлә, ни булды акыллым?
- Алмаз... Алмаз... юк... юк... үлгән
Шул сүзләрдән соң Ризәлә аңын җуйды. Азат ни эшләргә белми торды бермәлгә, тизрәк фельдшерга шалтыратып аны чакыртты. Борынына ачы ис ярып кергәнгә уянып китте Ризәлә. Каршысында Азат белән фельдшер кыз Алсу тора иде.
- Азат, мин төш күрдемме? Төш иде бит бу име? Төшме????
- Юк... төш түгел шул, Ризәләм.
Розага Алмазның үлгәнен Азат хәбәр итте, Роза инде телефон шалтырауга берәр ни булганын аңлап алды.
- Роза... Алмаз юк бүтән, юл һәлакәтендә... китт, - диеп кенә әйтә алды Азат. Теге як трубкадан, ачы итеп кычкырган тавышны ишетеп калды, элемтә өзелде.
Алмазны туган авылына алып кайтып җирләделәр, курсташлары, иптәшләре бик күп килгәннәнр иде. Роза белән Ризәләне тотып тыярлык түгел иде, алар икесе дә Алмаз артыннан китәргә әзер иделәр.
Ризәлә баласының ничек итеп өчесен укытканын да, җидесен укытканын да юньләп хәтерләми, чөнки ул, тере мәет кебек йөри иде.
Розаны, психикасы нык каушап, хәтта хастаханәгә дә салдылар, анда өч атна ятып чыкты, ләкин яшәү мәгънәсен табып чыкмады. Розаның Алмазсыз бер минут та, бер секунд та яшисе килми иде бу дөньяда. Бары тик Алмазы янында гына буласы килде. Урамга да чыкмады, өйгә эчәргә биргән даруларын да дәвам итмәде. Яшисем килми! - диеп елады да елады.
Шулай, бер кичне, әти-әнисе йокларга яткач, Роза хастаханәдә бирелгән тынычландыра торган даруларның иң авырларын сайлап алды да, учлап йотты. Тынычлап йокыга ятты, тиздән, тиздән, ул Алмазы белән күрешәчәк. Эх... бала бала... белмәде шул, үз үзенә кул салган кешеләр, үзләренең яратканнары белән, анда - күктә, мәңгегә күрешә алмаячакларын. Шул йокыдан бүтән уянмады Роза.
Нинидидер бер, "Мин крутой диеп, мин бу дөньяның Алласы диеп, юлда артны-алны карамый чапкан бер мәхлүк адәм аркасында... ике яшь җанның гомере өзелде.
Юлларда йөргәндә, кумагыз, зинһар!
Алсу ШӘЯХМӘТОВА
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 12