Предыдущая публикация
Тормыш аты тыныч кына бара җайга.
Тик күңелгә нидер җитми-бәхет көтәм,
Ә ул бәхет күптән килеп киткән икән.
Мизгел генә икән бәхет, мизгел генә,
Бәхет тәмен мизгел узгач сиздем менә
Тукта диеп ялынсам да ишетмәде,
Кичеккәнмен кадерләргә, кичеккәнмен.
Күңел кылларында уйный сагыш моңы,
Бәхет дисәм-пәйда була синең сының.
Сурәтеңне кочагына томан ала,
Хыял дөньям ак-каралы төстә кала.,
Берсен-берсе куа-куа көннәр ага,
Кем югалта үз бәхетен, кемдер таба.
Мизгел генә икән бәхет, мизгел булган,
Бәхет кошым чит агачта оя корган.
Сакина Хайруллина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1