Предыдущая публикация
тагын бер ел үтте...
Бер көн сыман гына тоелды...
Югалту да, табышлар да булды,
Сыналса да, йөрәк ныгыды...
Мин Раббыма рәхмәтлемен бүген,
Сагынып кайтыр туган җирем бар;
Туганнарым тагын кимесә дә,
Кендек каны тамган өем бар...
Еллар үткән саен яшәү кадере
Арта гына, йөрәк яшь әле...
Бала-оныкларның мәшәкатен,
Куанычын тоеп яшәлде...
Яшьтә түгел хикмәт, күңел белән
Яшәрүдә ахры, минемчә...
Безгә насыйп булган гомерләрне
Яшик әле шушы көенчә!
Гөлнур Мөхәммәтханова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2