Предыдущая публикация
Һәркемнең дә исендәдер,
Ерактагы үткәннәр...
Күңеленә кереп калып,
Хыялда гына булса да,
Гомер буе көткәннәр.
Хыял яшәтә адәмне,.
Оныттырмый үткәнне.
Үзе дә хәтерләми ул,
Кайчандыр бер булганнарны,
Ничә тапкыр сүткәнне...
Күңелдә дә, йөрәктә дә,
Сакланалар үткәннәр.
Өметләнсәң да килмәсләр,
Килмәсләр шул көткәннәр...
Кайтмаска дип киткәннәр....
Гөлфизә Кәлимуллина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев