Предыдущая публикация
Гөлләмәләр тәрәзләрдә.
Могҗизәле моңын үрә,
Синең бүләк бүлмәләрдә.
Ак дөньяны күзли гөлләр,
Карлар явып туктаганда.
Хуш ис бөрки, алар уяу —
Бар табигать йоклаганда.
Йоклый кырлар, йоклый шәһәр,
Ак ястыкта һәм дә урам.
Җылың тоям гөлләреңнән,
Хыялымда язгы урман...
Раушания Сафина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4