Предыдущая публикация
Тешләп булмый диләр, терсәкләрне...
Бәлки әле, бу бик дөрестер дә —
Яшьләремне сиңа күрсәтмәвем...
Сизмәдең күк... әллә сизенеп тә,
Күрмәдең син, минем үксегәнне...
Ник, аптыратты салкынлыгым, сиңа —
Бүген хәтта, караш күпсенгәнем?
Әйе, бу өн... Ваемсызмын, оныттыммы -
Кызганмыйча хисләремне таплаганың?
Теләмим һич тезләр чүгеп акланганың,
Ябык сиңа, минем күңел капкаларым...
Бүген үз күзләрем белән янә күрдем,
Соңгы өмет - күзләреңдә сүнде...
Гашыйкмын шул, түгел лә бу серем!
Ә син, минем өчен күптән үлдең...
Раушания Сафина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1