Предыдущая публикация
Һич күренми аның ызаны.
Ирешсә дә таудай уңышларга
Аз тоела барлык булганы...
Яңгыр яуса - аңа кояш кирәк...
Кыш килгәндә - сагына язларны.
Үз-үзенә хуҗа түгел кеше -
Кабул итми язмыш язганны.
Өй җиткерсә - яңа гараж кирәк.
Гараж сорый яңа машина.
Булганына шөкер итәр иде -
Андый уйлар килми башына...
"Маңгай күзе - ботак тишеге" дип
Белми әйтмәгәннәр үткәндә.
Күңел күзең әгәр сукыр булса
Авыр булыр гомер иткәндә...
Фани дөнья - бары кунак урыны,
Дус-туганнын белик кадерен.
Озын чакрымнар ятса да араларда
Якын итеп яшик һәрберен...
Мәүлидә Сафиуллина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1