Предыдущая публикация
Яфрак сыман еллар коела.
Гасырлыкка аяк баскан гомер
Бик аз вакыт булып тоела.
Хәтеремдә нәни балачагым –
Яфракларның бөре чаклары.
Онытылмый гомер агачымның,
Бөре ярып, яфрак ярганы.
Истән чыкмый яшьлек еллары да
Яшел яфракларга төренгән,
Ул чактагы дөнья матурлыгы
Шаулы урман булып күренгән.
Гомер агачыма көзләр килде –
Яфракларын җилләр өзәләр.
Озакламый салкын кыш килүен
Тамырлары аның сизәләр.
Мин үстергән гомер агачыннан
Сары яфрак көн дә коела.
Өзелгәне кышын җылытырга
Агач тамырына сыена...
Эльверт Хаматшин
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2