Предыдущая публикация
Дулкын бәреп ярлар ташына.
Кыялардай көчле иңнәреңә
"Куй башыңны", - дидең сак кына.
Көчле җилләр этеп еккан чакта,
Күтәргәләп минем якамны,
Син ашыкма, дидең, егылырга
Назлы сүзең юды ярамны.
Сыңар адым атлар көчем җуеп,
Тезләнгәндә юллар ташына,
Кулларыңны сузып үзең килдең,
Үзең чыктың минем каршыма.
Ә мин тиле, урау юллар аша
Тауга табан сукмак эзләдем...
Бүген менә, башны куяр идем,
Бүтән якка киткән...эзләрең...
Айгөл Баһавиева
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1