Предыдущая публикация
Сөенеп каршылыйм көннәрне.
Мизгеле кадерле гомернең,
Кадерле йолдызлы төннәре.
Тормышны яратам, кайчакта
Өйсә дә мең төрле мәшәкать.
Бәхетле гомерләр насыйп ит,
Зарланмыйм, булганга канәгать.
Үзең дә яратчы, әй тормыш,
Хыялый, самими кызыңны.
Тормышны яратам...киселми
Сузылсын гомерем сызыгы.
Гөлара ШӘРИПОВА
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1