Предыдущая публикация
Бар да җайлы кебек... Ятышлы...
Язмышлардан узмыш булмаганга,
Һәркем үтә язган язмышны...
Язмышларны күпчак ялгыш диеп,
Ялгышларны сылтап язмышка....
Бер без генә димик, һәркем берчак,
Эшләп куя бит ул, ялгыш та...
Терсәк якын... әмма тешләп булмый...
Үкенечсез булмый үткәннәр.
Бәхет диик җирдә яшәүләрне,
Бәхет булсын - безнең көткәннәр.
Без бар җирдә бар да яхшы булсын,
Бар да җайлы булсын... Ятышлы...
Уфтанмыйча, үкенмичә генә,
Кабул итик язган язмышны....
Ләйлә Кадырова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3