Предыдущая публикация
Ни язылса шуны күрәбез.
Аның колы булып, гомер юлын
Ул кушканча шулай үтәбез.
Зарланып та, ялварып та булмый,
Туганда ук шулай язылгач.
Үкенеп тә, үпкәләп тә булмый,
Сиңа тигән сиңа шул булгач.
Үзгәртермен, минем кулда димә,
Бер ничек тә булмый үзгәртеп.
Кулларыңның уч табанын кара,
Сырланганны булмый төзәтеп.
Нинди генә язмыш язылса да,
Ничек узу тора үзеңнән.
Авырын да, аның җиңелен дә,
Уздырулар тора түземнән.
Әлфия Юсупова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7