Предыдущая публикация
Көннәрне бит төннәр алыштыра.
Җанны тырный һаман бер үк сорау:
Кемнәрне соң язмыш кавыштыра?
Бу мәңгелек сорау - җавабы юк,
Яшәп булмый күрми күрәчәкне.
Язмышлардан узмыш юк диләр бит,
Беркем үзе үрми киләчәкне.
Гомер буе эзли, өметләнеп,
Үз парларын сагыш баскан күзләр.
Язылмаган әле Җир йөзендә,
Бу халәтне аңлатырлык сүзләр...
Җанны тырный гел дә бер үк сорау:
Кемнәрне соң язмыш кавыштыра?
Әмма язмыш бездән көлә сымак -
Корбаннарын һаман табып тора.
Ә ялгызлык, һич тә икеләнми,
Кочагына безне алып тора...
Гөлфизә Кәлимуллина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев