Хәзерге акылны ияртеп,
Кайтып төшсәм,яшьлек языма?
Чыдар иде микән акыл,
Ташып торган дәртем-назыма?
Нишләр идем?
Иң беренче булып,мөгаен,
Килеп басып көзге каршына,
Кара сөртер идем кашыма.
Сокланыплар узем-уземә
Сөрмэ тартыр идем куземә...
Ә акылым?
бары көләр иде:
"Син болай да,
бик чибәр",-дияр иде.
Бөтерелер идем аннары
Үкчәле туфли киеп,
Көне буена ,мөгаен,
Йөрер идем мин биеп.
Бар жиһанны,кешеләрне,
Туймас идем мин сөеп....
Ә акылым?
Аны узегез беләсез,
Аны узегез курәсез:
"Сал,үкчэңне,зыянлы",-дип,
Кирегэ бөгәр иде,
"Ышанма,-дип,-берәүгэ дэ",
Йөрәккә тияр иде...
Ә син?
Кайта калсам яшьлек таңнарыма,
Чыгар идең микән юлларыма?
Беләм...
Син мине ерактан ук
курер идең...
Артларымнан бер дэ калмый
йөрер идең...
Җырларыңнан тәкыялар
үрер идең...
Мине наз-моңнарга
төрер идең...
Ә мин...
Таң алдыннан килеп,
күзләреңнән үбәр идем...
Көн дә бәхет диңгезендә,
йөзәр идем...
Ә акылым?
Бер үк көй
көйләр иде,
бер үк суз
сөйләр иде:
"Курәм,-дияр иде,
егеткәең төз ата,
тик онытма, синнән соң да,
өч-дурт кызны озата..."
Йөгерер идем каршыңа
Алсу кулмәгем киеп,
Иярер иде акыл,
"Итәге кыска", - диеп.
Йөрер иде һаман шулай,
Минем теңкәгә тиеп...
Кайнар сулышларым белән,
Сарылганда синен муенга,
Иренемне иренеңә куеп,
Кергән чакта дәртле куенга,
Кычкырыр иде, акыл:
"Җитте, кызый, нокта куй син,
шунда уенга!"
Чыдый алмас иде шул ул,
Ташып торган дәртем-назыма,
Шуңа күрә...
Кайта калсам яшьлек языма...
үзем генә кайтам...
Ә акылны...
Ә акылны калдырамын,
Буйга җитеп килгән кызыма!
Ландыш Габдрахманова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев