Предыдущая публикация
Той якынлык җылысын..
Тарат әле чәчләреңнең,
Хис бөркегән сулышын.
Куй башыңны, бер сүз әйтмә,
Йом күзеңне, сыен да...
Тыңла әле күпме наз бар?
Син яшәткән куенда.
Сыен миңа, тынычлык тап,
Оныт шул дөнья зарын...
Беркайчанда дулкын ватмый,
Тын аккан сулар ярын.
Сыен миңа, кайгырту тап,
Ач күңелең бикләрен...
Сулыш саен укыйм әле,
Кояш тамган битләрен.
Рөстәм Сафин
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2