Предыдущая публикация
Таң атканын көтеп алалмыйм.
Үткәннәрнең - үтеп киткәннәрнең
Ишекләрен һаман ябалмыйм...
Үткән белән нигә яшим икән?
Борчыганга микән бүгенгем?
Үткәннәре белән яшәгәннәр
Бер мин генә әле түгелмен...
Онытырга мөмкинме соң инде...
Истә, һаман истә үткәннәр...
Минем кебек таңны аттыралмый,
Үткәннәрен бүген сүткәннәр...
Гөлфизә Кәлимуллина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1