Предыдущая публикация
Син уфтанма әле, күңелем!
Аңлыйсың ич, маңгай сырларыннан
Атлап чыгу мөмкин түгелен...
Аңлыйсың ич, үз яшеңнең күрке
Чагылганын кылган эшләрдә...
Иләс-миләс уйлар читләп үтә...
Төпле инде хәтта хисләр дә...
"Нишләргә соң?" − дигән сорауны да
Сирәк кулланасың сөйләмдә...
Син беләсең: бары таянырлык
Дуслар гына калган тирәңдә...
Катгый карар чыгарасың күбрәк,
Икеләнү күптән онытылган...
Холкың тыныч, ышанычлы хәзер:
Күз яшьләре эчкә йотылган.
Менә шундый яшьтә бит син, күңелем...
Уфтанырга бер дә кирәкми!
Гомерләрнең мондый матур чагы
Бик күпләргә әле эләкми...
Халисә Ширмән
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3