Предыдущая публикация
Хәтерләтеп ак туй күлмәген,
Хыялларга батып, атлыйм урам буйлап
Буран күмә үткән эзләрем .
Бөтерелеп уйный ап - ак кар бөртеге
Сыланалар төшеп чәчемә,
Керфек очларында эреп юкка чыга
Әйләнгәндәй гел күз яшенә.
Җир өстенә төшеп ап - ак карлар
Гүя йомшак юрган ябалар ,
Шатланышып кайбер бөртекләре
Чыршы ботагында куналар .
Ап - ак карлар ява ,ап - ак карлар
Бөртекләре нәни, вак кына.
Тик шулай да җиргә төшәм диеп
Алар да бит оча, талпына.
Бөтерелеп ап - ак карлар ява
Хәтерләтеп ак туй күлмәген,
Хыялларга батып атлыйм урам буйлап
Буран күмә үткән эзләрем.
Гөлсинә Шакирова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев