Предыдущая публикация
Хәзер инде
Үткәннәргә юллар камаулы.
Вакыт дәръя, сансыз дисәләр дә,
Безгә тигәннәре санаулы...
Тормыш юллары да сикәлтәле,
Кичүләре тирән я ташлы.
Кайчан гына әле сылу ирләр
Тузганаклар кебек ак башлы.
Тик хәтердә калды тиле яшьлек,
Гамьсез бала чагым төш кебек...
Калган гомер күз алдына баса,
Очы күренмәгән эш кебек.
Гомер үтеп бара, ә күңелдә
Өмет чаткылары сүнмәгән.
Йөрәк тибә һаман элеккечә -
Ә ул бирешергә күнмәгән...
Мөхәммәтьяр Мәгәсүмов
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3