Вакытлыча гомер...
Ул мәңгелек түгел...
Вакытлыча яз-көз айлары...
Вакытларга уралып бик тиз уза
Алма чәчәк аткан майлары...
Вакытлыча чәчәк гомерләре...
Берсе ача таҗын - икенчесе инде коела...
Тик нигәдер бик күпләргә генә
Берни үтмәс сыман тоела...
Вакытлыча бар да...
Уңышлар да...
Югарыга менгән үрләре...
Күтәрелгән исем, дәрәҗәләр...
Тәккәберлек тулы,
Масаюлы,
Мәңге үзгәрмәслек йөзләре...
Вакытлыча бар да...
Атыла йолдызлар да...
Табигатнең дә үз кануны...
Килә-китә кышы...
Салкын, бураннары...
Кояш чыга - яугач яңгыры...
Вакытлыча бар да...
Сәгать, минут, мизгел...
Таң атуы, кояш батышы...
... Аңлый алса иде бу кешелек
"Үзгәрмәс" дип уйлау тормышларын"
Бу бит аның иң зур ялгышы!
Венера Мәхмүтова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1