Тәүбә итәбез дә... Кайтыла...
Хатирәләр, матур мизгелләре
Килеп баса күзең алдына...
Бүгенгедәй кебек барысы да
Бер яктылык булып чагыла.
Үткәннәрдән (шуны аңлый алмыйм)
Нигә диеп әле качарга...
Шул үткәннәр тормыш дәресеннән
Өйрәтә бит сабак алырга.
Яманнарын күңел түрләреннән
Тырышасың алып атырга.
Омтылабыз көч-егәрең барда
Яшәешнең тәмен татырга.
Хисле булып, мәхәббәтле булып
Сөелеп һәм сөеп калырга...
Шул кызганыч... Никтер кичегәбез...
Теләсәк тә соңга калына...
Өлгерербез әле дигән уйлар
Үткәннәрдә соңрак чагыла...
Күп вакытта безнең карашыбыз
Кайтып кала дөнья кууга.
Киңәшләргә колак салмыйбыз шул
Буйсынмыйбыз аек акылга.
Үткәннәргә (күпме теләсәк тә)
Мөмкин түгел кире кайтырга.
Бүгенгесен өлге итеп алып
Яшәү кирәк... Яшьнәп калырга....
Динар Хәйруллин
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3