Предыдущая публикация
ләкин йөрәгемдә
Аерылуның мең-мең газабы.
Тик төш булып кына калдымени
Мәхәббәтнең гүзәл авазы?!
Кайда соң ул язның айлы киче,
Баш очында тирәк шаулавы?
Кайда соң ул, бер-берсенә тиеп,
Иреннәрдә канның кайнавы?
Бөтен нәрсә төгәл кебек иде,
Юкка чыкты кинәт барсы да;
Ямь – ямь түгел,
шатлык шатлык түгел,
Син булмагач минем каршымда.
Мин берүзем,
ләкин йөрәгемдә
Аерылудан калган мең газап.
Гомер буе шулай дәвам итсә,
Ни кылырмын соң мин азак?
Әнгам Атнабай
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1