Ничек сине таба алмадым?
Белмим, синме үзең ашыккансың,
Белмим, минме соңга калганмын.
Хәзер инде синең тормышыңда
Яратсам да юлдаш булалмам.
Миннән алда чөнки язмышыңа
Башка берәү кереп уралган.
Очрашканда йөрәк еш типсә дә.
Тартылабыз, ахры, шунлыктан.
Кайчак синең кыюлыгың җитми,
Ә кайчакта никтер мин куркам.
Күнелдәген телдән әйтә алмый,
Кайнар хисне тыеп киләбез.
Шуңа ул да, мин дә, син үзең дә.
Өчебез дә газап чигәбез.
Күзләреңнән күрәм: яратасың,
Миннән башка яши алмыйсың.
Хисләреңне сынап карамыйча
Ник ул чакта аны алдың соң?
Юк, ташлама миңа андый караш,
Кысылса да сулыш аңардан.
Кушылмаган кебек ай һәм кояш
Кавышулар безгә язмаган.
Файда бирмәс инде очрашулар.
Көчәйтсә дә йөрәк янганын.
Белмим, синме үзең ашыккансың,
Белмим, минме соңга калганым.
Клара Булатова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1