Предыдущая публикация
Сагынырлык булсын үткәннәр,
Безнең өчен сөенеп ятсыннар
Мәңгелеккә бездән киткәннәр!
Үкенмәслек итеп яши белик,
Җылы сүзләр белән таң атсын,
Иман нуры керсен йөрәкләргә,
Күңелләрне безнең киң итсен!
Кешеләргә мәрхәмәтле булыйк,
Сөю тулы булсын йөрәгең,
Юлыбызда һәр очраган кеше -
Ул бит безгә Ходай бүләге!
Күзләребез гел матурлык күрсен,
Сынап түгел, сөеп карасын.
Сокланырлык итеп яшик әле,
Артыбыздан якты эз калсын!
Мизгел генә шушы гомерләрне
Үткәрикче бары мәхәббәттә.
Якты дөньяларда яшәүләре
Нинди бәхет! Нинди рәхәт лә!
Рүзилә Гатауллина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев