Предыдущая публикация
кер кундырма, дидең, күңелеңә.
Мал даулама, дидең, дан даулама,
бар да фани, дидең, бар да үлә.
...Каты булма, дидең, кешеләргә,
каты күңел — газап чыганагы.
Син әйткәнчә генә яшәр идем,
чыдамамдыр, ахры, чыдамамын.
Бу дөньяның һәр әнкәсе шулай
әйтмиме соң әллә баласына?
Бар кешеләр, шундый кешеләр бар:
карашыннан корыч өметең сына.
Алар ышыгында акылсызлык
бәйрәм итә исереп, биеп, көлеп.
Әллә нәрсә булды, әнкәй, җирдә:
акыл бүген — артык акча кебек.
Рөстәм МИНГАЛИМ
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4