Күп эшләдең, ару белмәдең...
Буш вакытың бердә булмады шул,
Шуңа дагын ялда күрмәдең.
Күп эшләрне ялгыз башкардың син -
Ярдәм сорап кешегә кермәдең...
Ярдәм сорау сиңа "оят" иде -
Саулыгыңны саклый белмәдең.
Нинди генә эшкә әйтсәләр дә,
Бар да килә иде кулыңнан...
Бу осталык ахры күчә барган -
Нәселебездә буын-буыннан.
Курыкмадың җен -пәриләр кебек -
Зиратта да хаттә кунганың...
Заманасы аның шундый булган -
Азган чагы булган бурларның.
Базарларга кеше барып кунган -
Төнгә каршы яккан учакта...
Синдә менә үгез сатарга дип -
Юлга чыккан булган ул чакта.
Теләчедә базар гөрләп торган -
Әле дә булса искә алалар...
Авызыңны ачып, гамьсез йөрсәң -
Малыңны да урлап калалар.
Кем уйлаган зират тыныч диеп -
Төнлә анда кем дә кермәгән...
Шуңа төнлә анда ниләр барын -
Берәүдәген төгәл белмәгән.
Үгезеңне бәйләп бер агачка,
Бишмәтеңне җәеп чирәмгә,
Яткансыңда йоклап ял иткәнсең -
Шайтан да юк малга тияргә.
Күп эшләдең төннәрен дә элек -
Умарталык, кырлар, мәктәптә...
Зарланмадың төнлә авыр диеп -
Авыр булган, беләм әлбәттә .
Шулай итеп тормыш алып бардың,
Төнлә булсаң нидер сакчысы ...
Ә көндезен балта эше иде ....
Кемгә абзар, кемгә келәт кирәк -
Синең кулдан үткән барысы.
Мең рәхмәт әйтәм әткәй сиңа -
Синең алда хәзер баш иям!
Хәтеремдә әйткән сүзең тора -
"Тырыш булсаң - бәхет бер тияр !"
Бәхет диеп мин дә дөнья кудым -
Киңәшләрең һаман күңелдә...
Эшсез мин дә торалмадым бер дә -
Эшсез үтми ялгыш көнемдә.
Эшне сөйсәң Аллаһ биреп тора -
Эшсез үтмәс соңгы көнең дә...
Ялкауларга һәрчак иптәш була -
Эшсезлек һәм хәмер бүгендә!
Җәүдәт Мөхәмәтшин
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6