Предыдущая публикация
Еллар җитезерәк чабыр ул.
Еллар чаба диеп чәбәләнмә,
Сабырырак бул син... Сабыр бул...
Иелеп-бөгелеп барма һәр тарафка,
Бөгелә икән таллар - бөгелсен.
Җилфердәмә һәр узгынчы җилгә,
Җилфердәмә... Учак түгел син...
Сыйлар күрсәң, талымсыздан булма,
Мизгел белеп үрел кашыкка.
Җилгә җилфердәгән һәр уеңны
Илгә таратырга ашыкма...
Агу белән дару – бер үк заттан,
Тик чамалар төрле чамадан.
Чамалардан чыгып дан җырлама,
Һәм хөкем дә итмә кабаланып.
Айга менсәң, үрә сикерми тор,
Кояш бар бит, айдан югары.
Түрдән төшсәң, гүргә төштем димә,
Аннан чыккан адәм юк әле...
Авырлыклар ауса иңнәреңә,
Җиңеләйтер чара табыр бул.
Авырына, хәер, түзерсең син,
Җиңеленә чыда, сабыр бул.
Мостай Кәрим
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1