Предыдущая публикация
" - диләр...
Җырлата ич кайчак сагыш та!
Күз яшьләрен тыеп калган чакта
Моңны тыймау кирәк ялгыш та...
Сагынсаң да күңел сагышлана,
Югалтсаң да якын кешеңне.
Моңланасың үз эчеңнән генә,
Еламыйча... кысып тешеңне.
Елар идең... ләкин аңлыйсың син -
Елап кына сагыш басылмый.
Караңгылык баскан күңел күгең
Моңланмыйча гына ачылмый.
Йөрәккә хәл, җанга шифа була,
Бер моңлансаң күңел тулганда,
Күтәрмәслек авырлыклар килеп,
Сагышлардан уйга чумганда...
Марат Илдаров
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1