Угры булмасам да
Яшьлек мизгелләрен бер көнгә..
Юллар ябык! - диеп язылган шул
Үткәннәрнең йозак- бигенә..
Урлар идем...Ай- йолдызлы төнен
Таңнарына китеп мөкиббән.
Ай күргән дә,әллә кояш алган
Тиз узылган яшьлек эзеннән.
Урлар идем...Иң - иң матур чагын
Сиздермичә генә беркемгә.
Танымастыр ,яшьлек,юктыр инде
Син кем дияр?- карап күземә.
Урлар идем...Унсигездә булган
Нәкь шул чагын ярсу күңелнең.
Һәрбер чорның үз вакыты диләр
Юк.урламыйм ,угры түгелмен.
Яшь барса да ,чәчләр чаларса да
Мин яшьлеккә түгел ваемсыз.
Хыял белән бик еш кайтыла шул
Булгангамы әллә карусыз.
Яшьлек - чәчкә...Тик гомере кыска
Узмаганнар әмма заяга.
Яшьлек хисен күңел сандыгында
Калдырганмын ярый маяга..
Динар Хәйруллин
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев